21 нче көн.
Авыл өстеннән вертолет очып үтте. Коелары кипкән, чишмәләре корыган, әйләнә- тирәсен шайтан таягы басып алган дүрт почмагында донья көтеп яткан дүрт ятимә карчык , намаздан соң дога кылырга дип, барысы берьюлы кулларын күтәрде.
Вертолет тикмзгә генә очмый ул! Аларның җирләреннән файдаланган Инвестор Өлкәннәр көне уңаеннан быел да берәр банка куертылган сөт һәм дә берәр шешә көнбагыш мае янына "Принцесса Нури" чәен куеп җибәрми калмас... Күктән генә исән-имин төшә күрсен... Ул-бу булудан алла сакласын үзләрен! Әнә бит көн саен радиодан мәтәлгән самолетлар турында сөйләп кенә торалар...
Инвестор вәкарь белән генә вертолет тәрәзәсеннән биноколь аша кишер басуына карады. "Эшлиләр, димәк..." дип куйды ул үз-үзенә сөйләнгәндәй.
Анда махсус киемнәр кигән сакчылар һәм берничә милиционер иске сырмалы бер агай артыннан кыр уртасындагы автобус янына куелган үлчәүгә табан атлый, ә агайның тишекле сеткасыннан эп-эре дүрт кишер күренеп тора иде.
"Карак һәм ашказаны!"- 96 нчы бит
#әдәбимарафон#татарстанязучыларберлеге#татнетныүстерүфонды
#ТатмедиаАчыкАкционерлыкҖәмгыятеКазанУтларыҖурналы
#татарстанкитапнәшрияте
#ФирүзәҖамалетдиноваКаракҺәмАшказаныХикәя