2 нче көн. Минем гөмеремдә дә Әрмәнстанда булганым юк. Хәер, анда татарлар булса да, бик аздыр. Ни югалткан безнең халык ул тау - ташлар илендә? Ә менә әрмәннәр безнең якларны никтер бик якын итә. Күп алар монда. Безнең дүрт катлы йортта гына да өч әрмән гаиләсе яши иде. Бик чая, әрсез һәм бик тырыш халык. Ишек төбендә татар әбиләре, пышылдап татарча сөйләшеп утырганда, болар күкрәк киереп, үз телләрендә гөрләшә. Гамлет гаиләдә бердәнбер акча табучы. Әрмәннәр үз хатыннарын эшләтми икән, саулыкларын саклыйлар, кадерлиләр. Гамлетның хәләл җефетен күргәч шаккаттым : һич таушалмаган, картаймаган, ике оныкка әби димәссең дә, өр-яңадан кияүгә бирерлек яшь, чибәр хатын. Әмма, карап торышка ялт иткән булса да, авыру икән. Нәфис- нәзберек тәне бездәге суыкларга өйрәнмәгән, билдән түбән җиренә салкын тидереп, хатын-кыз чире белән җафалана икән. 285-286 нчы битләр. "Гамлет язмышы" #әдәбимарафон #татарстанязучыларберлеге #минмилләтлекиләчәге #татарстанкитапнәшрияте#РәмзияГабделхакова #ПовестьГамлетЯзмышы#татарстанкитапнәшрияты