12 нче көн.
Мөгаен , Зөлфәт белән Илсурны Түбән Ушмы авылыннан гаярь егете Рафаэль Ясави улы Мөхәммәтшин таныштыргандыр. Рафаэль дә, Илсур да - көрәшчеләр. Узган гасырның 80 нче елларында Рафаэль белән Зөлфәт дуслашып киттеләр. Кемнең кем икәнен тиз аера иде Мөхәмәтшин . Дөрес, Зөлфәт абыйсы анннан унике яшькә олы, ләкин бу аерма беркайчан да сизелмәде, чөнки Ясәви улы купне күргән, тәҗрибәле җитәкче иде. Күмәк хуҗалык рәисе. Унҗиде тапкыр Мамадыш Сабан туе батыры, Татарстан, Россия, Казан шәһәре чемпионы, 140 килолы пәһлеван. "Кызыл флаг" колхозы кырларында йөрергә, фермаларны, спорт корылмаларын, төзелешләрен күрсәтергә Рафаэль еш чакыра иде Зөлфәт абыйсын. Ауга да
чыкканнары бар. Кешеләрнең әйбер соравына күнеккән рәис еш кына:
— Бернәрсәдә кирәк түгел мени сиңа, Зөлфәт абый?- дип куя иде.
— Кирәк булса да, мин Түбән Ушмыдан түгел, Кирмән Башыннан, шунда эшләгәч . яшәгәч кирәк әйберне синең "Кызыл флаг"тан түгел, безнең "Кызыл Партизан"нан алырга тиеш, дип җаваплый иде Зөлфәт.
"Илсур"-268 нче бит.
#әдәбимарафон #татарстанязучыларберлеге #минмилләтлекиләчәге #татарстанкитапнәшрияте#РафаилГазизовАчыкТәрәзәләрРоманБәяннәрХикәяләр #ХикәяИлсур#ТатарстанКитапНәшрияты
Показать список поделившихся