17 нче көн. — Мин сине яратам! Мәхәббәтем миңа канатлар бирә. Шуңа күрә мин синнән җитезерәк.! — дип кычкырды Фирүзә, тауның очындагы кыяга басып, аны куып килүче Мансурга. — Бир кулларыңны! Мин аларны үземә алам һәм беркайчан да ычкындырмам! — Уд, бөтен буйларын кочардай булып, аңа кулларын сузды. Мансур, бу күренешкә сихерләнеп, йөгереп менгән уңайга туктап калды. Ул шулай аны беренче тапкыр, кулларын сузып, шушы ук кыяда каршы алды. Элекке вакыттагы кебек, өстендә гел актан киенгән кием. Фәрештәмени! Ап-ак дңинсы чалбар, ак кофта. Ә башында иңнәреңә төшкән чем кара чәчләрен яртылаш каплап, ак ефәк фата. Шул ук очкын чәчкән шомырт кара күзләр һәм үзенә тартып көлемсерәп торган шаян, кечкенә алсу иреннәр, аңа кулларын сузып, үзенә чакыра иделәр. Мансур бер сикерүдә, ул кулларны эләктереп алып, бөтен гәүдәсе белән үзенә кысты. "Җиремнең чәчәкләре"--375 нче бит. #әдәбимарафон #татарстанязучыларберлеге #минмилләтлекиләчәге #татарстанкитапнәшрияте#ГыйлемханДәүләтшинРоманҖиремнеңЧәчәкләре#ҖиремнеңЧәчәкләре#ТатарстанКитапНәшрияты