18 нче көн. Кирмән Башы сигез еллык мәктәбендә математика дәресе бара. Бәхете бар укучыларның, аларны данлыклы Мамадыш педучилищысында белем алган, бергә укыган иптәшләре алдында дәресләр биргән, сыйныфтан тыш чаралар узырган мөгаллим укыта. Педучилищеда уздырган дәрестәге һәр сүзенә, хәрәкәтенә, киеменә, тавыш тибрәнешенә дистәләрчә күз карап тора һәм дәрес тәмамланганнан соң , машина моторын сүткән кебек, дәресне сүтәләр, аннан җыялар. Болай эшләсәң, тагын да шәп була дип, яңача эшләү юлларын тәкъдим итәләр. Бераз вакыт узгач, син тагын шәһәр мәктәбендә ачык дәрес бирәсең. Сыйныф бүлмәсенең арткы рәттәге утыргычларында тагын 25-30 пар күз сине бораулый, дәфтәрләргә нидер яза., шайтан белсен. Инде бу дәрестә син алда уздырган дәресендәге кимчелекләрне төзәтеп кенә калмыйсың, уку-укытудагы алдагы методиканы да күрсәтергә тиеш. "Математик язмышы" 17 нче бит. #әдәбимарафон #татарстанязучыларберлеге #минмилләтлекиләчәге #татарстанкитапнәшрияте#РафаилГазизовАчыкТәрәзәләрРоманБәяннәрХикәяләр #БәяннарМатематикЯзмышы#ТатарстанКитапНәшрияты

Теги других блогов: учеба математика педучилище